Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы Дусай-Кичү авылында ХХ гасыр башында төзелгән агач мәчетне реставрацияләячәкләр

Проект документациясе инде әзер.

Мәчет Татарстанның мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.

Проект кысаларында комплекслы торгызу эшләре каралган. Аерым алганда, бинаның тарихи кыяфәтенә туры килмәгән соңрак төзелгән янкормаларны сүтү планлаштырыла. Белгечләр бүрәнә диварларны реставрацияләп, зарарланган өлешләрен алыштырачак, манара конструкцияләре һәм башка агач элементлар тулысынча яңадан торгызылачак. Шулай ук тарихи тәрәзә һәм ишек уемнары, фасад бизәкләре яңартылачак.

1902 елда төзелгән мәчет дистә еллар дәвамында җирле халык өчен рухи һәм мәгърифәт үзәге булып хезмәт иткән. Совет чорына кадәр мәчет каршында мәктәп — традицион мөселман уку йорты эшләгән, анда балаларга язу-уку һәм дин нигезләре өйрәтелгән.

Шунысы мөһим: мәчетнең бүген дә ишекләре һәркемгә ачык — ул эшләп тора. 

Мәдәни мирасны саклау Комитет мәгълүматлары буенча, проектны гамәлгә ашыру уникаль архитектура һәйкәлен саклап калырга һәм аңа тарихи кыяфәтен кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев