Минзәлә районы эшмәкәре мобилизацияләнүчеләргә 400 банка тушенка күчтәнәч итеп җибәрде
Әлеге натураль продукция аның хуҗалыгындагы үгез итеннән әзерләнгән.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Татар Мөшегесе авылыннан Айдар Исламов Минзәлә шәһәренең “Ялкын” яшьләр үзәгенә мобилизацияләнүчеләргә җибәрергә дип 400 банка тушенка әзерләп алып килде.
- Мин эшмәкәрлек белән 2015 елдан башлап шөгыльләнәм, үземнең мал сую цехы бар. Параллель рәвештә симертү өчен 80 баш үгез асрыйм. Ил сакчыларыбыз өчен күчтәнәч итеп карабодай, дөге, борчак, борай белән тушенка алып килдем. Әзер продукцияне Азнакайда ясатып алып кайттым, - диде ул.
Тушенкалар тутырылган һәм изге теләкләр язылып ябыштырылган коробкаларны Айдар Исламов Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов белән бергә алып килде. Алдан хәбәр иткәнчә, Минзәлә районының башка авыл җирлекләре дә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев