Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы эшмәкәрләре белән очрашу яңа форматта узды

Бүләкләү һәм яңа җәйге террассаны ачу булды


Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның эшмәкәрләр берләшмәсе белән традицион очрашуы «Япошка» кафесы янында рәсми булмаган шартларда узды.

— Хезмәтегез белән районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен сезгә, эшмәкәрләргә, шулай ук үзмәшгульләргә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.  Бу эш урыннары да, НДФЛ да, шәһәрне, районны төзекләндерүдә катнашу да, — дип билгеләп үтте Айдар Салахов.

Ул районда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары һәм инвестиция проектлары белән таныштырды, шулай ук хакимият һәрвакыт бизнес ягыннан тәкъдимнәрне, мөрәҗәгатьләрне тыңларга әзерлеген ассызыклады. Район башлыгы эшкуарларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләренә керткән өлешләре өчен дә рәхмәт белдерде. 

Сабантуйны үткәрүгә зур өлеш керткән эшмәкәрләрне бүләкләү очрашуга тантаналы төсмерләр өстәде.

Форсаттан файдаланып, район башлыгы һәм эшмәкәрләр шулай ук якында урнашкан спорт объектлары — «Минзәлә батыры» көрәш залы һәм «Титан» гер залы белән таныштылар.

Шулай ук «Япошка» кафесының җәйге террасасы ачылды, аның хөрмәтенә кафе хуҗасы Максим Архипов очрашуда катнашучыларны чәй өстәленә чакырды, шулай ук батут, аниматорлар, хәрәкәтчән уеннар һәм мастер-класслар белән балалар бәйрәме оештырды.

Очрашу барышында эшмәкәрләр бүген үз бизнесларын алып бару турында фикерләре белән уртаклаштылар. Алар белән район газетасы «Минзәлә» нең киләсе саннарында танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев