Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы язгы ташу сезонына әзерләнә

Минзәлә районының утырышлар залында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планлы утырышы булды.

ВКС режимындагы утырышта язгы ташуга әзерлек белән бәйле мәсьәләләр каралды. 
ВКС тәмамланганнан соң, Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров күпьеллык күзәтүләр нәтиҗәсендә су басу куркынычы булган торак пунктлардагы ситуацияне контрольдә тотуның мөһимлеген билгеләп үтте. Алдарак хәбәр иткәнебезчә, болар — Җәмәк, Наратлы Кичү, Исәнгол (барысы да Минзәлә елгасы буенда урнашкан), Куян (Брустанка елгасында су күтәрелү мөмкинлеге сәбәпле) авыллары.
Шулай ук суүткәргеч торбаларны чистарту буенча планлы эш алып барыла.
— Бу эшләрне без ел саен башкарабыз. Нинди дә булса штаттан тыш хәлләр килеп чыкса, алар барысы да уртак тырышлык белән, барлык җаваплы хезмәтләрне җәлеп итеп хәл ителәчәк, — дип билгеләп үтте Рамил Шәйсуваров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев