Минзәлә районы җирлекләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар белән очраштылар
Җылы очрашулар Аю һәм Мәлкәндә узды
Ял көннәрендә отпускка кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән чираттагы очрашулар узды. Аюда очрашу мәктәптә үткәрелде. Очрашуга килгән мобилизацияләнүче балаларны яхшы укырга, Ватаныбыз патриотлары булып үсәргә чакырды. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов һәм Аю төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фәнзир Фәррахов мобилизацияләнгән якташларына иң җылы теләкләрен җиткерделәр.
Шул ук көнне Яңа Мәлкән авыл мәдәният йортында отпускка кайткан ике якташыбыз белән очрашу узды. Авылдашлары аларга сораулар бирделәр, исән-сау кайтуларын теләделәр. Шулай ук Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов,( ул үзе дә Әфганстандагы интернациональ бурычын үтәгән), егетләргә һәм аларның гаиләләренә ныклык, сабырлык һәм өйләренә исән-имин кайтуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев