Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәлә районы Иҗтимагый советы дипломга лаек булды

Бүләкләү шушы көннәрдә Казанда узды

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

Минзәлә районы Иҗтимагый советы җитәкчесе Гөлфия Хәлимова «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. 

— Безнең районның Иҗтимагый советы «муниципаль берәмлек территориясендә  яшәүче халык белән эшләү,  муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлек итү  буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң  яхшы оештыру» номинациясендә 3 урынга лаек булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүләкләү 2022 елгы конкурс нәтиҗәләре буенча узды. 2023 ел өчен Конкурс әле старт кына алды: 1 этап (катнашу өчен гаризалар һәм материаллар тапшыру) агымдагы елның 10 гыйнварыннан 10 февраленә кадәр дәвам итә, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Гөлфия Котдусовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев