Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы мәдәният хезмәткәрләре «Ярдәм янәшә! Помошь рядом!» кысаларында хәйрия концертлары башлап җибәрделәр

Артистлар Минзәлә һәм Тукай районнарының өч авылында чыгыш ясаячак

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга теләктәшлек йөзеннән Минзәлә районы авыллары мәдәният хезмәткәрләре «Тизрәк әйләнеп кайтыгыз» дип аталучы хәйрия концертлары башлап җибәрделәр.

Әлеге игелекле акциядә Түбән Юшады, Түбән Тәкермән, Тауасты Байлар, Исәнгол,     Яңа Айман, Калтак авыллары мәдәният хезмәткәрләре катнаша.

Тәүге концерт Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында 9 ноябрь көнне үтте.

— Халык бик җылы кабул итте, — дип хәбәр итә районыбызның талантлы артистлары.

Чираттагы концертлар Тукай районы Боерган (16 ноябрь көнне) һәм Минзәлә районы Дәвек авылларында (18 ноябрь) үткәреләчәк. Җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев