Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы Николаевка авылында 1 сентябрьне милли проект кысаларында яңартылган мәктәптә бәйрәм иттеләр

Кызыл тасманы кисү хокукына 1 сыйныфка керүче укучылар лаек булдылар

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы Николаевка авылында 1 сентябрь – Белем көне аеруча тантаналы шартларда үткәрелде. “Мәгариф” милли проекты кысаларында башкарылган капиталь ремонттан соң укучылар алдында үз ишекләрен Сергей Кузнецов исемен йөртүче гомумбелем бирү мәктәбе ачты.

Авыл халкын, мәктәп коллективын һәм укучыларын әлеге шатлыклы вакыйга белән котларга килгән Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов:

- Барлык заман таләпләренә туры китереп, өр-яңа технологияләр буенча яңартылган, җиһазландырган мәктәптә укыячак балаларыбыз өчен бик шатбыз. Хәзер укытучылар алдында укучыларга ныклы белем бирү һәм аларны киләчәктә конкуренциягә сәләтле итеп тәрбияләү бурычы тора, - дип билгеләп үтте.

Шулай ук Марат Кәримов мәктәпләрдә патриотик тәрбия бирүне көчәйтүнең мөһимлеген искәртте. Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов исеменнән мәктәпкә туплар комплекты бүләк итте һәм әлеге мәктәпне төзекләндерүдә фидакарь хезмәт башкарган  ҖЧҖ “Теплоконтур” инженеры Ришат Нәбиуллин белән “ЭлектроТехническаяКомпания” ҖЧҖ электромонтажнигы Фидаил Ибраһимовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Николаевка авыл җирлеге башлыгы Михаил Боков мәктәпкә һәм 1 сыйныфка акчалата сертификатлар бүләк итте. Николаевка авыл җирлегеннән район депутаты, "Изыскатель "ТПФ ҖЧҖ директоры Александр Леванов исеменнән аның урынбасары Владимир Ларин котлады.

Быел беренче сыйныфка 3 бала укырга керә (класс җитәкчеләре – Лидия Фуреева). Алар да район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм мәктәп директоры Светлана Белянинова белән бергә кызыл тасманы кисү хокукына лаек булдылар. Яңа бинага да беренче булып нәкъ алар керделәр.

Кунаклар мәктәпкә кереп, һәр кабинетны сокланып карап чыктылар. Заманында 42 ел дәвамында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Валентина ханым Рыбакова: “Хәзер мәктәпне гел танырлык түгел, нык матур булган, ялтырап тора”, диде. Мәдәният йортында эшләп лаеклы ялга чыккан Надежда Фуреева да: “Мәскәүдә кебек булган”, дип үз бәяләмәсен бирде.

Светлана Белянинова, мәктәп директоры:

–Федераль бюджеттан төзекләндерү эшләре өчен 51 млн сум акча бүлеп бирелде, шуның 11 млн сумы – җиһазлар алу өчен. Ремонт барышында мәктәпнең түбәсе алыштырылды, фасады яңартылды, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылды. Эчке ремонт эшләре дә башкарылды: электрүткәргечләр яңартылды, яңа идән түшәлде, стенага плиткалар ябыштырылды, асылмалы түшәм куелды. Җылылык, суүткәргеч, янгын сүндерү һәм янгын куркынычсызлыгы, сигнализация, видеокүзәтү системаларын монтажлау буенча эшләр башкарылды. Кабинетларга яңа җиһазлар кайтты, шулай ук мәктәп яны территориясе дә төзекләндерелде. Әлеге эшләрне башкаруда Олег Ивановның “Электроком” төзүчеләре зур көч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев