Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре Яңа Ел белән котлый

*

Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ» филиалының баш мөхәррире-җитәкчесе:

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Үткән 2023 елны безнең белән булганга без Сезгә бик рәхмәтле.

Проблемаларыбыз бик күп, әмма без зарлана белмибез!

Кешеләрнең акрынлап басма матбугат, китап укудан тайчана баруы — җәмгыять проблемасы ул. Киләсе елга бу проблеманыңкискенлеген киметергә иде. Без бу хакта яздык, язачакбыз һәм... газетага подписка эшләгәндә хәлдән килгәнчә йомшартырга тырышабыз.

Һәр коллективның стабиль яшәве җитәкчегә генә түгел, анда эшләүчеләрнең һөнәри осталыгына, тырыш хезмәтенә һәм сәламәт булуына да бәйле.

2023 елны безнең коллектив «ТАТМЕДИА» медиахолдингында «Ел лидеры» номинациясенең җиңүчесе буларак төгәлләде. Әлеге факт курсыбызның дөреслеген күрсәтә, алга барганда дәрт өсти. Башка коллективлар да үткәннән позитив табып, Яңа елда күтәренке күңел белән эшләсеннәр иде!

Кадерле укучыларыбыз, райондашлар! Һәммәбезгә дә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм позитив тормыш позициясе телим. Киләчәктә дә бергә калыйк!

Энҗе Хәкимова, «Чишмә» балалар бакчасы мөдире:

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм кунаклар! Яңа ел! Күпме ялкынлану, җылы хисләр уята гади генә сүзләр!

Хөрмәтле минзәләлеләр, кунаклар, барыгызны да 2024 нче Аждаһа елы белән чын күңелдән тәбрик итәм. Һәр ел гасырларга язылып тарих җәймәсенә юллар өсти, Сезнең юлларыгыз гөлләргә уралып ак, аклык, пакълык һәм бәхеттән генә торсын. Гаиләләрегезгә иминлек, муллык, шатлык иңсен, табыннарыгыз ризыклы, нигезләрегез бәрәкәтле, изге, тыныч булсын. Дөньялар тынычланып, һәрберегез сәламәт булып яшәгез. Җаннарыгыз теләгәнен бирсен ходай. Һәр туар таң җан тынычлыгы, тән сихәтлеге һәм иман байлыгы бирсен.


Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:

Хөрмәтле авылдашлар!

Якынлашып килүче өр-яңа ел һәр кешегә саулык-сәгадәт, күңел көрлеге, матур казанышлар, олы куанычлар алып килсен, күңелләребезне шәфкатьлелек, мәрхәмәт нурлары җылытсын! Киләчәктә дә алдыбызга куйган максатларга тугры калып, тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын. Гаиләләребездә татулык
хөкем сөрсен, табыннарыбыз мул булсын, өйләребездә бәрәкәт артсын! Киләсе ел җиңелрәк, уңайрак, бәхетлерәк һәм имин булсын иде!

Яңа елда тыныч, мул тормышка
Аяк бассак иде, йа Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән —
Һәркайсыбыз шуны кабатлый!
Үткәнебез белән киләчәкне тоташтыручы
могҗизалы Яңа ел бәйрәме мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев