Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре Яңа ел белән котлый

*

Радик Фаттахов, «Заиковский» хуҗалыгы җитәкчесе :

Хөрмәтле хуҗалык хезмәтчәннәре, авылдашлар, минзәләлеләр! 

Безнең хуҗалык озак ел¬ларга исәпләнгән финанс программасы белән эшли, яши. 

Авыл хуҗалыгы никадәр көтелмәгән сынаулар куйса да, безнең коллектив аларны хәл итәрлек дәрәҗәгә үсеп җитте. Хуҗалыкның экономик күрсәткечләре яңартып корылган терлекчелек комплексын сафка бастырырга мөмкинлек бирде. 

Безнең коллектив лаеклы хезмәт хакы алып эшләү өстенә, авылда, районда барган социаль программаларны хәл итүгә үз өлешен кертә. Яу кырында булган, безнең тыныч тормыш сагында торучы якташларыбызга җае чыккан саен ярдәм итеп торабыз. 

Хезмәттәшләремне Яңа ел белән котлыйм. Һәрберебезгә сәламәтлек телим, җитештерүчән хезмәт көтәм. Без бергә булганга гына көчле. Һәммәгезгә уңышлар юлдаш булсын! 


Резеда Ягафарова, Минзәлә үзәк китапханә директоры:

Хөрмәтле райондашлар, китапханәбез укучылары! 

Минзәлә районы авылара үзәкләштерелгән китапханә хезмәт- кәрләре һәм шәхсән үземнең исемнән сезнең барыгызны да Яңа 2024 ел белән котлыйм. Яңа ел шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, һәрбарчабызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, зур уңышлар, шатлык-сөенечләр алып килсен! Туасы таңнар тыныч булсын. Эшләребездә уңышлар юлдаш булып, йөрәгебездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Гаиләбездә бәхет уты, күңелләребездә китап укуга теләк-омтылыш һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Киләсе елда да сезне матур, зәвыклы китаплар, өр-яңа проектлар белән шатландырып торырга сүз бирәбез! Яңа ел кызыклы очрашуларга һәм бәхетле мизгелләргә бай булсын иде! Безнең белән булганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт! 2024 нче елда да безнең белән калыгыз! Яңа ел белән сезне, китап сөюче дусларыбыз! Киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын! 

 

Люзия Мардамшина, Бикбау авыл җирлеге башлыгы:

Хөрмәтле Бикбау авыл җирлегендә яшәүчеләр! 

Эшләребездә уңышлар юлдаш булып, йөрәгебездә мәрхәмәтлелек булсын, Бикбау авыл җирлегендә яшәүчеләребез! 

Яңа елда җирлектә яшәүче һәр кешегә ныклы сәламәтлек, шатлык, бәхет, зур уңышлар юлдаш булсын. 2024 елда Украина нацизмын җиңеп, алга куйган максатларыгыз, хыялларыгызның чынга ашуын телим. 

Яңа 2024 ел белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев