Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре Яңа ел белән котлый

*

Леонид Петраев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе һәм мәгариф бүлеге, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре профсоюз оешмалары Советы:

Хөрмәтле коллегаларыбыз һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне якынлашып килүче 2024 ел белән чын күңелдән тәбриклибез. Яңа елда да район мәктәпләре коллективына алга куйган максатларга ирешеп, балаларыбызны белемле итеп тәрбияләүдә яңадан-яңа уңышлар телибез. Хезмәтчәннәребезгә һәм ветераннарыбызга корычтай ныклы сәламәтлек, иминлек телим, бәхет һәм шатлык һәрвакыт юлдаш булсын, җир йөзендә тынычлык тантана итсен. Яңа ел белән! Яңа елга беренче адым изгелек булсын! Тормыш юлларыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Яңа ел һәммәбезгә яңа уңышлар, яңа бәхетләр һәм шатлыклар алып килсен!

Хәмзә Гыйләҗетдинов, шәһәр Советы депутаты,"Юность" боз сарае директоры:

Хөрмәтле хезмәттәшләр, райондашларыбыз, шәһәребездә яшәүчеләрне Яңа ел белән котлыйм!

Бу якты, һәркемнең яраткан бәйрәме безнең күңелләребезгә шатлык нурлары бөрки, якыннарыбыз белән аралашу шатлыгы өләшә, киләчәктә изге үзгәрешләр булуына өмет бирә.

Яңа, 2024 нче ел быелгысына караганда уңышлы булсын, тынычлык, үзара аңлашу һәм игелек алып килсен. Бәхетле булыгыз!

Сезгә ныклы сәламәтлек, киләчәккә куйган максатларыгызның тормышка ашуын телим.

Илфак Гумеров, «Калморза» хуҗалыгы җитәкчесе:

Хөрмәтле «Калморза» хуҗалыгында хезмәт куючы хезмәтчәннәребез, ветераннарыбыз! "Калморза" хуҗалыгы эшчәннәренә яңа, 2024 елда, иминлек-саулык телибез! Бәхетле булыгыз!

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын.

Яңа ел белән хезмәттәшләребез! Барыгызга да Ык елгасыдай озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, шомырт чәчкәседәй ап-ак бәхетләр, иртәнге чыктай саф мәхәббәт телибез.

Без 2023 елда бөртекле-кузаклы культуралардан югары уңыш алып, ил табынын баеттык. Аҗдаһа елында, Ходай Тәгалә бирсә, тагын да татурак, тагын да тырышыбрак, тагын да дәртләнебрәк эшлик. Безнең җиңүләр, уңышлар ышанычлы юлдашыбызга әйләнсен! Яңа елны балаларыгыз, якыннарыгыз, гаиләләрегез белән матур, күңелле итеп каршыларга язсын. Яңа ел белән, дуслар! 

Рөстәм Исламов, «Август» компаниясенең Минзәлә бүлеге җитәкчесе:

Хөрмәтле «Август» компаниясенең  Минзәлә  бүлеге хезмәтчәннәре, ветераннарыбыз! 

Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Яңа ел белән дуслар! Эшләребез һәрвакыт уң булсын, гөрләп алга барсын, кхүңелегездә булган мәрхәмәтлелек нуры җаннарыгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәп торсын. Йортларыгыга караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр кермәсен, бәла-каза килмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмәсен, гел балкып торсын! Алдагы елда һәркем үзенә карата якыннарының игътибарлы карашын, ихтирамын тоеп хезмәт куйсын, бәхеткә туенып яшәсен. Яңа елда һәр хезмәтчәнебезгә, ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, шатлык, бәхет, зур уңышлар юлдаш булсын. 2024 елда алга куйган максатларыбызның, хыялларыбызның чынга ашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев