Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре Яңа ел белән котлый

*

Егор Юдин, «Мензелинсксервис» ҖЧҖ җитәкчесе:

Хөрмәтле хезмәттәшләр, шәһәрдәшләрем, райондашларым!

Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм! 

Соңгы елларда без үз язмышыбыз өчен җаваплы булырга өйрәндек. Яңа елга кергәндә барыбыз да үз көчләребезгә ышанабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз. Киләчәктә нинди генә авырлыклар булган очракта да(алар булмасын иде), без аларны җиңәчәкбез. Алдагы ел безгә тынычлык алып килсен иде. 

Оешмабыз шәһәр үзәгендәге тимер чыршыны сүтеп алып Воровский бистәсенә урнаштырып куйды, хәзер бу чыршы бистәне бизәп тора. Сезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Яңа ел белән!

Нәсим Дәүләтов, КФХ «Дәүләтов» җитәкчесе:

Хөрмәтле тәкермәнлеләр һәм КФХ хезмәтчәннәре!

Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгеләр күп булсын! Һәрберегезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим. Тормыштан ямь һәм тәм табып, кадерле булып яшәргә насыйп булсын. Яңа ел белән!

Нурһади Гыйльфанов, Минзәлә интернат мәктәбе директоры:

Хөрмәтле хезмәттәшләр, безнең белән элемтәдә торган барлык райондашлар!

Барыгызны да якынлашып килүче Яңа — 2024 ел белән тәбриклим. Безнең мәктәптә тәрбияләнүче балалар укытучыларның, тәрбиячеләрнең игътибарлы карашын, мәрхәмәтлелеген һәрдаим тоеп яшиләр, укыйлар һәм бу киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Химаячеләребез дә безнең балаларны кайгыртып торалар һәм бу кайгырту алдагы елда да булачак. 

Күк йөзенең аяз, табыннарыбызның мул, һәр гаиләдә тынычлык, күңелләребез күтәренке булуын, махсус хәрби операциянең төгәлләнүен теләп каламын. Сезнең барыгызга да күңел тынычлыгы, корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, бәхет, тормышны яратуыгызны, зур уңышларга ирешүегезне телим. Яңа ел белән сезне, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев