Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы прокуроры коррупциягә каршы муниципаль конкурста җиңүче белән очрашты

2 нче урта мәктәп укучысы социаль видеоролик әзерләде

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы прокуроры Риназ Калаков «Без коррупциясез дөнья өчен» муниципаль социаль видеороликлар конкурсында җиңгән 2 нче урта мәктәпнең 8А сыйныфы укучысы Салават Нуртдинов белән очрашты. Риназ Калаков аны әлеге уңышы белән котлады, укучылар арасында коррупциягә каршы культура формалаштыруның һәм хокукый грамоталылыкны арттыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Район прокуроры шулай ук Салаватның сорауларына җавап бирде, укуында уңышлар, киләчәктә яраткан һөнәрен сайлап, үз иленең лаеклы гражданы булуын теләде.

Очрашу азагында Риназ Калаков Салават Нуртдиновка быел тууының 120 еллыгы билгеләп үтелүче герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләренең җыентыгын бүләк итеп тапшырды.

Очрашуда Салаватның әнисе, Минзәлә үзәк район хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Ләйлә Нуртдинова да катнашты. Ул улының уңышларына шат булуын билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, Салават та гаилә традициясен дәвам итәргә һәм киләчәктә үз тормышын медицина белән бәйләргә тели. Ә күптән түгел без максатчан юнәлеш буенча медицина вузында укучы Салаватның абыйсы Азат Нуртдиновның, «Ак халатлы фәрештәләр» акциясендә катнашып, мәктәп укучылары һәм Минзәлә медицина училищесы студентлары белән очрашуын хәбәр иткән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев