Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы Советының оештыру утырышында район башлыгы вазыйфасына Айдар Салахов сайланды

Күптән түгел үткән муниципаль сайлаулардан соң авылларда һәм шәһәрдә җирле власть, район Советы депутатлары ачыкланды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә — информ

Бишенче чакырылыш район Советы утырыш иң өлкән депутат — Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Дамир Латипов ачты һәм алып барды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев депутатларны һәм мәдәният сараена җыелган район активын район башлыгы вазыйфасына Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов тәкъдим иткән Айдар Салахов кандидатурасы белән таныштырды.

Депутатлар бу кандидатураны раслагач, яшерен тавыш бирү булды. Сайлауда катнашкан 37 район Советы депутаты үз тавышларын Айдар Салаховка бирде. Шулай итеп районда 12 ел район башлыгы булып торган Айдар Салахов тагын биш елга Минзәлә районының башлыгы булып сайланды. Сайлау нәтиҗәләрен залдагылар көчле алкышларга күмделәр. Без дә котлыйбыз. Айдар Салахов залда җыелган халык алдында тантаналы рәвештә ант бирде.

Утырышта район башлыгы урынбасары булып яңадан Наил Хисамбиев сайланды.

оветның даими комиссияләренең (алар бишәү) составы һәм аларның рәисләре расланды.

Гюзелия Ахмадуллина районның «Контроль — хисап палатасы» казна учреждениясе рәисе итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев