Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы Татарстан конкурсның ике номинациясендә җиңүчеләр сафында

Татарстанда муниципалетлар арасында унынчы тапкыр иң яхшы яңа ел чарасы һәм бизәлешкә үткәрелүче конкурска йомгак ясалды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Кече шәһәрләр арасында бәйгедә Минзәлә шәһәре җиңүче дип табылды. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Минзәлә шәһәре башлыгы Айдар Салаховка җиңүне раслаган Диплом тапшырды.
Тагын да куанычлысы шул. Район бу конкурста ике номинациядә отты.
Алия Шәрипова җитәкләгән Югары Тәкермән авыл җирлеге өченче булды.
ТАТМЕДИА нең Минзәлә филиалы әлеге җирлек белән менә ун ел инде Яңа елга әзерләнгән кар фигуралары, бәйрәмчә бизәлгән ишек алларына конкурс үткәрә. Юбилей елында ул зур массштабта үтте, конкурс нәтиҗәләре буенча, җирлек спонсоры 30 гаиләне газеталы итте.
Татарстан конкурсына йомгак ясаганда Югары Тәкермән җирлегенең бу иницитивасы искә алынгандыр дигән өмет белән безнең коллектив та Алия Шәрипованы котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев