Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы Тулбай авылында мәчетнең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Күренекле юбилей датасы белән беррәтән мәчеттә Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Тулбай авылында мәчет 1992 елда Минзәлә районы буенча иң беренчеләрдән булып ачыла. Әлеге күренекле вакыйганың 30 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, мәчеттә авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашында мәҗлес үткәрелде.

1998 елдан башлап авылның имам-хатыйбы Илалетдин хәзрәт Шәрәфетдинов мәчет төзелеше тарихы, аның бүгенге яшәеше белән таныштырды. Котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова мәчетнең һәм аның имамы Илалетдин хәзрәтнең авыл һәм җирлек тормышындагы мөһим ролен билгеләп үтте.

Элеккеге Минзәлә, бүгенге көндә Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас мәчетнең  барлык  авыл халкын берләштереп торучы иман нуры тарату,  дини гыйлемгә укыту үзәге булырга тиешлеген искәртте.

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков та, шулай ук Урыс җирлегенә караучы Гөлек авылы имам-хатыйбы Хәкимҗан хәзрәт Әгъләмов та, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова һәм Гөлек авылыннан килгән Фәйрүзә ханым Хаҗиева да тулбайлыларны әлеге күренекле бәйрәм белән котладылар, шушындый бар яктан төзек, заманча мәчет булу мөмкинлегеннән файдаланып калырга дини гыйлем үзләштерергә, иман юлына басарга өндәделәр.

Мәчет төзелешендә актив катнашкан Флүр Гәрәев әлеге вакыйгага бәйле кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Ул вакыттагы бригадир, мәчет төзегәндә зур өлеш керткән Харрас Хамматов, бүгенге көндә мәчетнең терәге, һәрбер чара (шул исәптән, әлеге кичәне дә) үткәрүгә ярдәм итүче танылган фермер Илгиз Загиев мәчетнең якты киләчәгенә ышанычларын белдерделәр.

Урыс авылы җирлегендә бер генә чарада Светлана ханым Сабировадан башка узмый. Ул әзерләп алып килгән балалар – Урыс мәктәбе укучылары мөселман кешесенә хас сыйфатлар турында дини мөнәҗәт укыдылар.  Шулай ук Светлана ханым Тулбай мәчете төзелү инициаторы, шушы җирлектәге колхозның легендар председателе Насифулла Тимеров исеменнән сәлам сүзен җиткерде, Алмазия ханым Ясәвиева исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәчетнең 30 еллыгы белән беррәттән мөселманнар биредә Мәүлид кичәсенә бәйле бәйрәмне дә үткәрделәр. Бергәләшеп намаз укыдылар, азанны, бөтен авылны моңга күмеп, Минзәләдән килгән Данир Фәхретдинов әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев