Минзәлә районы укучылары фән олимпиадаларында җиңәләр
Берәүләр республика дәрәҗәсендә, икенчеләре муниципаль этапларда уңышка ирешә
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Математика буенча "Олимпка юл" олимпиадасында Минзәлә районыннан 7-11 сыйныф укучылары катнашты. 3нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Равил Юзыкаев (укытучы Янова А. З.), 3нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Аделина Ашрафетдинова (укытучы Газизуллина А. Х.), 1нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Марат Гарипов (укытучы Малькова Т. Н.) призерлар булдылар.
Р.Х. Кагиров исемендәге Аю мәктәбенең һәм Р. Закиров исемендәге Урыс мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар. Аю мәктәбенең 9 класс укучысы Камил Фәррахова (укытучысы Фәррахов Ф.Х.) призер булды.
Ә С. А. Кузнецов исемендәге Николаевка мәктәбенең ике укучысы олимпиадаларның муниципаль этапларында уңышларга иреште. 5нче сыйныф укучылары Анна Алексеева һәм 8нче сыйныф укучылары Жанна Бубекова тормыш иминлеге нигезләре буенча олимпиада призерлары булдылар (укытучы - В.А. Липин). Шулай ук Жанна Бубекова биология буенча олимпиаданың муниципаль этабы призерлары исемлегенә керде (укытучы - Н.М. Урошникова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев