Минзәлә районы укучылары квадрокоптер һәм дроннарда эшләргә өйрәнәчәк
Район мәдәният йортында узган Педагог һәм остазлар елын тантаналы ябу чарасында Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе мәгариф өлкәсендәге планнар турында сөйләде.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Бәйрәм чарасына килгән укытучылар, тәрбиячеләр алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов чыгыш ясады. Ул районда балаларны тәрбияләү, белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын, «Киләчәккә омтылыш — Стремление в будущее» район программасының уңышлы гына эшләвен әйтеп китте. Ә хәзер исә укытучылар өчен дә квалификацияләрен күтәрү юнәлешендә эш башлау планын җиткерде.
Марат Кәримов:
—Бүгенге көндә барлык мәктәпләр дә диярлек ремонтланды. Спонсорлар ярдәмендә компьютер сыйныфлары булдырылды. Озакламый балалар иҗат йортында заманча компьютер сыйныфы ачарга планлаштырабыз. Шунда ук балаларны квадрокоптерлар, дроннар белән дә эшләргә өйрәтергә телибез. Бер карасаң, алар уенчык кебек кенә, нигә кирәк ул дигән сорау туарга мөмкин. Ләкин бу квадрокоптерлар операторы — киләчәк һөнәр иясе. БДИ нәтиҗәләре дә куандырырлык, уртача күрсәткечләр республиканыкыннан югары. Һәм без киләчәктә үз алдыбызга шушы ирешелгәннәр белән генә чикләнмәскә, укучыларның гына белемен арттыру түгел, ә укытучыларның да осталыкларын арттыру, квалификациясен күтәрү өстендә эшләргә дигән бурыч куябыз.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев та мәгариф өлкәсендә барган яңалыклар белән таныштырды. Бүгенге көндә еду.татар электрон платформа урынына Мәскәү электрон мәктәбе (МЭШ) бердәм белем бирү платформасына күчү буенча эш алып барылуы турында әйтте. Педагогларга эшләрендә уңышлар теләде.
Бу көнне мәгриф өлкәсендә фидакарь һәм озак еллар хезмәт куйган, уңышларга ирешкән педагоглар, мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, ирле-хатынлы укытучы булып эшләүче гаиләләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алды.
Балалар бакчалары нәниләре, укучылар үз остазларына матур концерт номерлары бүләк итте.
Шул рәвешле РФ Президенты игълан иткән Укытучылар һәм остазлар елы төгәлләнде. 2024 ел исә Гаилә елы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев