Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы вәкилләре мобилизацияләнгән якташларыбыз белән очрашты

Районыбызның үз инвесторлары - Радик Фаттахов һәм Язкәр Биҗанов- мобилизацияләнгән район ир-егетләре белән очраштылар.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Алар армия хезмәтенең нәрсә икәнен беләләр, призыв вакытында икесенә бер частьта хезмәт итү бәхете тигән.
Әлегә Казанда хәрби күнекмәләрен ныгыту белән шөгыльләнгән якташларыбызга күчтәнәчләрдән тыш, Радик Фәттахов взвод командирына армиядә бик тә кирәкле хәрби- техник җиһаз бүләк иткән

Хуҗалык җитәкчеләре Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм акцияләрендә дә катнашырга әзерләр. Язкәр Биҗанов хуҗалыкта эшләгән мобилизацияләнгән авылдашына кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәткән инде.
Радик Фаттахов "Заиковский" хуҗалыгы җитәкчесе:
-Тыныч тормышта армиядә хезмәт итү бер хәл.Хәрби хәрәкәт вакытында сугышчының үзен саклау чаралары тулы комплект, коралы нәтиҗәле булырга тиеш. Ярдәмемне шушы күзлектән чыгып ясарга булдым. Безнең тыныч тормышны саклаучыларыбыз туганнары янына исән- сау кайта гына күрсеннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев