Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы хакимият бинасының утырышлар залында шимбә киңәшмәсе үтте

Быелгы һава торышы, климат белән бәйле ситуацияне исәпкә алып, мал азыгы әзерләү һәм урып-җыю эшләрен башкарып чыгу — көнүзәк мәсьәлә. Бу хакта район оешмалары җитәкчелеге һәм авыл җирлеге башлыклары белән шимбә киңәшмәсендә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов искәртте.

Шимбә киңәшмәсе Татарстан Респбуликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов беләгн видеоконференциядән соң булды. Аның барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков быел урак эшләре башкару, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев — шәхси хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләү, ә район ветеринар берләшмәсенең яңа җитәкчесе Нияз Габдуллин — эпизоотик ситуация буенча чыгыш сады.

Җыелышта Айдар Салахов шулай су белән тәэмин ителеш, шәһәр һәм авыл территорияләрен чиста тоту, төзелеш һәм ремонт эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкару, җир участокларын тиешенчә рәсмиләштерү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итү мәсьәләләренә дә игътибар юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев