Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы хәрби комиссары пилотсыз системалар гаскәрләренә хезмәткә алыну тәртибе белән таныштырды

Россиядә яңа — Пилотсыз системалар гаскәрләре барлыкка килүе турында без моңа кадәр дә хәбәр иткән идек.

Әлеге гаскәрләрдә контракт нигезендә хәрби хезмәт узу өчен инде хәрби хезмәткәрләр җыя башладылар. Шуңа бәйле рәвештә без район хәрби комиссары Сергей Владимиров белән очрашып, яңа гаскәр төре һәм контракт буенча хезмәткә җыю турында сөйләштек.

Әңгәмәдәш — Дифиза Нуриева

— Сергей Анатолиевич, Россия Оборона министрлыгы потенциаль кандидатларны нәрсәсе белән кызыксындыра?

— Яңа гаскәр хәрбиләре пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен техника белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Контракт срогы — бер ел. Ул срочный характерда. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе — контракт бер елга гына төзелә һәм автомат рәвештә озайтылмый. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермиләр, ә өйрәтү Татарстанга күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.
Компьютерда эшләү күнекмәләре булган егетләрнең Пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгү мөмкинлеге күбрәк, чөнки аларда кулларның вак моторикасы яхшырак үскән, ә геймерлар өчен таныш интерфейс өйрәнүне тизләтә.
1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләр 2,9 млн сумга кадәр арттырылды — бу ил буенча иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге сумма ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджеты хисабыннан бирелә, ә 400 мең сумны Оборона министрлыгы түли.
— Контракт буенча хезмәт итәргә теләүче кандидатларга нинди таләпләр куела?
— Беренче чиратта, белем дәрәҗәсе буенча таләпләр бар: югары, урта һөнәри яки урта гомуми белем. Яшь буенча — 18 яшьтән 45 яшькә кадәр. Сәламәтлек торышы буенча — хәрби хезмәткә яраклы булу.
Гаскәрләргә эләккәнче, алар укыту-өйрәнүнең өч этабын уза. Беренче этап — Оборона министрлыгының белем бирү учреждениеләрендә индивидуаль әзерлек. Икенче этап — полигоннарда, Оборона министрлыгының уку челтәрендә БПЛАларны бүлекчәләр составында сугышчан куллануга әзерләү. Өченче, йомгаклау этабы — квалификациягә туры килүне тикшерүче тест.
— Контракт чыннан да бер елга гына төзеләме?
—Әйе. Бер ел хезмәт иткәннән соң, яңа контракт төзергә теләмәгән очракта, контрактниклар хәрби хезмәттән контракт срогы тәмамлану сәбәпле гарантияле рәвештә азат ителә. Булачак контрактниклар хәрби хезмәтне бары тик пилотсыз системалар гаскәрләрендә генә узачак.
Аларга махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә каралган барлык социаль гарантияләр дә бирелә. Моннан тыш, бүгенге көндә Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә якынча 3 мең ярдәм чарасы гамәлдә.
Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны Минзәлә хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итеп яки 8 (85555) 3-12-60 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.
— Бүгенге көндә Минзәлә егетләре арасында әлеге гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр бармы?
— Әйе, бүгенге көндә андый егетләр шактый, һәм аларның саны арта. Күп егетләр срочный хезмәт урынына Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләп баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев