Минзәлә районына яңа прокурор билгеләделәр
Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән 2025 елның 21 апреленнән Татарстан Республикасы Минзәлә районы прокуроры итеп Риназ Рәшит улы Калаков билгеләнде. 2025 елның 13 мартыннан ул Минзәлә районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы булып торды.
Риназ Рәшит улы 1984 елның 21 июнендә Чуашстан Республикасының Комсомольский районы Урмай авылында туа. 2006 елда «юрист» белгечлеге буенча И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын тәмамлый.
2013-2017 елларда Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе, 2017-2019 елларда — ТР Прокуратурасының җинаять-суд идарәсенең Дәүләт гаепләүчеләре бүлеге прокуроры булып эшләгән. 2019 елның июненнән декабренә кадәр Кукмара районы прокуроры урынбасары вазифасында хезмәт куя. 2019 елның декабреннән 2021 елның мартына кадәр — ТР Прокуратурасының җинаять-суд идарәсе дәүләт гаепләүчеләре бүлегенең өлкән прокуроры. 2021 елның мартыннан 2025 елның мартына кадәр — Кукмара районы прокуроры урынбасары.
Риназ Калаков берничә тапкыр Татарстан Республикасы Прокуроры боерыклары буенча билгеләп үтелде. 2025 елның гыйнварында хезмәтенә намуслы мөнәсәбәте һәм уңышлары өчен Россия Федерациясе Генераль прокуроры тарафыннан «3 дәрәҗә Законга тугрылык өчен» ведомство медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев