Минзәлә районына инвестор буларак килгән агрофирма өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хезмәткәрләрен тәэмин итү чараларын кабул итте
Мобилизацияләүчеләрнең балаларына да матди ярдәм чаралары каралган
Минзәлә районына инвестор буларак килгән һәм Коноваловкада терлекчелек комплексы проектын тормышка ашыручы “Камский бекон” ҖЧҖ агрофирмасы өлешчә мобилизацияләнүче хезмәткәрләренә карата ярдәм чараларын кабул итте.
Фаил Газетдинов, “Камский бекон” ҖЧҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
- Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хезмәттәшләребезарасында Минзәлә районыннан да егетләр бар. Эш бирүче буларак, үзебез өстенә мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә карата ярдәм күрсәтү бурычын алдык. Аларга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган материаль ярдәм күрсәтәбез. Әлбәттә, хезмәткәрнең эш урыны сакланып кала һәм аңа ай саен уртача хезмәт хакы түләнеп барачак. Әгәр дә 18 яшькә кадәр балалары бар икән, аларга ай саен 5 мең сум күләмендә материаль ярдәм күрсәтергә карар кабул иттек.
Шулай ук “Камский бекон” мобилизацияләнүчеләргә кирәк-яраклар белән тутырылган комплектлар әзерләде. Комплектта спальниклар, ковриклар, термобелье, повербанклар, балаклавалар, дождевиклар һ.б. әйберләр, шул исәптән медицина кирәк-яраклары да бар.
Биредә эшләп киткән мобилизацияләнгән хезмәттәшләре үтенече буенча хәрби шартларда кирәк булган җиһазлар да алынган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев