Минзәлә районында 1893 елгы коены төзекләндерделәр
Киләчәктә әлеге территория авыл халкының яраткан ял итү урынына әйләнер дип көтелә.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Кызыл Төбәк авылында халык арасында суы йомшак һәм тәмле булган өчен «Чәй коесы» дигән 1893 елгы коены һәм аның янындагы территорияне төзекләндерделәр.
Әлеге эшне Кызыл Төбәк авылы кияве Гаяз Галиев (ул проектын төзеп чыга) һәм шушы авылдан Рәкибә Сәйфетдинова, Илүзә Талипова һәм Равилә Назирова башлап җибәрәләр. Авылдашлар һәм читтә яшәүче якташлар да бик теләп кушылалар. Коены төзекләндерүдә күрше Иркәнәш авылы, Минзәләдән катнашучылар була, «Заиковский» хуҗалыгы (җитәкчесе - Радик Фәттахов) да ярдәм күрсәтә.
— Авылыгызны онытмыйча шушындый матур эш башкарып чыгуыгыз бары тик мактауга гына лаек. Инде менә авылыгызда бүгенге көндә буш торучы бик матур мәчет бар. Ул да карап торылса, аңа да имам-хатыйб табылса, бу Кызыл Төбәк авылына тагын да ямь өстәр иде, — дип билгеләп үтте Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов, авыл халкын әлеге истәлекле көн белән котлап.
Кое төзекләндерүдә катнашкан Равил Фәрдиев, Гаяз Галиев, Илдар Сәхәбиев, Фагыйл Акмалов, Илдар Гараев, Камил Кәримов, Илгизәр Галиев, Ирек Талипов, Наил Гыйлметдинов, Илгизәр Сәхәбиев, Гыйздулла Ситдиков, Иршат Ситдыйков бүләкләргә лаек булдылар.
Яңартылган кое район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков һәм Минзәләл мәчете каршындагы җәйге рухи-сәламәтләндерү курсларында балаларга белем бирүче Яр Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсе шәкертләре Салават һәм Сөлайман тарафыннан Коръән аятьләре, догалар уку белән ачылды.
Чарага бәйрәм рухы өстәп, Минзәләдән артистлар Илназ Хисмәтуллин (аның нәселе Кызыл Төбәкнеке), Ринат Бәдертдинов, Рузил Миннеханов үз чыгышларын бүләк иттеләр. Шулай ук Кызыл Төбәк авылы килене Альбина Фәрдиева, Иске Иркәнәштән Айрат Галиев та үз җырларын башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев