Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәлә районында 22 кеше бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум алу өчен документлар тапшырган

Татарстанда әтиләре мобилизациягә эләккән 18 яшькә кадәрле балаларга 20 шәр мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты карар кабул итте. Әлеге акчаны алу өчен райондашларыбызга Минзәләнең социаль яклау бүлегенә (коменсацияләр түләү) мөрәҗәгать итеп (почта бинасында урнашкан), гариза язарга кирәк.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Любовь Кияткина, матди ярдәм күрсәтү (компенсация түләүләре) буенча республика үзәгенең Минзәлә районындагы 29 нчы санлы бүлеге мөдире:

–РФ Хәрби Көчләренә хезмәт итәргә чакырылган мобилизацияләнүче гражданнарның балаларына бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендәге акчаны алу өчен документлар 19нчы октябрьдән башлап 28 октябргә кадәр эш көннәрендә иртәнге 8.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. 20 октябрьгә булган мәгълүматтан күренгәнчә, 22 кеше әлеге акчаларны алу өчен 34 балага документлар тапшырды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев