Минзәлә районында 28 меңнән артык төп агач үсентесе утыртылды
Яңа юл салганда күпме урман, басу полосалалары киселде, тапталды дип борчылучыларны тынычландырырга ашыгабыз.
Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Бүгенге көнгә 28 мең төп агач үсентесе утыртылды инде. Бу эш белән махсус оешма шөгыльләнә.
Үсентеләр Минзәлә шәһәрендә, Коноваловка, Хуҗәмәт, Югары Тәкермән, Юртау, Урыс җирлекләрендә утыртылды. Иң күбесе шәһәрдә һәм Коноваловка җирлегендә.
Рамил Шәйсуваров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:
-Шәһәрдә Изыскательләр, Девонская, Мелиораторлар, Бәхетле, Северная урамнарында 7551 төп агач үсентесе утыртылды.Чыршы- 3290, спирея- 3469. Утыртучылар агачларга су сибеп торуны да үз өсләренә алдылар.
Район буенча нарат күбрәк, барлыгы- 13 меңән артыграк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев