Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында агрофирма Җиңү бәйрәме алдыннан бүләкләр таратты

Бүләкләнүчеләр арасында – Бөек Ватан сугышы ветераны

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районында Август компаниясенең ОСП “Мензелинское” хуҗалыгы үзе эшчәнлек алып барган авыл җирлекләрендә сугыш һәм тыл ветераннарына бүләкләр таратты. Якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләкләр 5 җирлектә яшәүче 21 ветеранга тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында – Аю авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Хәсән Гатауллин. Сугыштан соң озак еллар дәвамында авыл мәктәбенең директоры булып эшләгән мөхтәрәм шәхесне ОСП “Мензелинское” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Исламов шәхсән үзе котлап, аңа иң якты теләкләрен җиткерде (төп фото).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев