Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында антитеррор комиссиясе утырышы үткәрелде

Алда торган бәйрәмнәр, сайлаулар үткәргәндә һәм гомумән, яңа уку елында куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләре каралды

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәләнең “Ялкын” яшьләр үзәге базасында район антитеррор комиссиясе утырышы үткәрелде.

Алда 30 август – Республика көне, 1 сентябрь – Белем көне билгеләп үтеләчәк. Җирле үзидарә органнарына да сайлауларга вакыт аз калып бара. Бүгенге көндә яшьләр арасында радикаль идеялар таралуга да юл куярга ярамый. Шуңа күрә комиссия утырышында Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов бәйрәмнәрне һәм җаваплы чараларны куркынычсыз итеп үткәрү белән беррәттән яшьләр арасында тәрбияви-патриотик эшне аеруча нык алып бару мөһимлеген искәртте.  

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы – полиция подполковнигы Илнар Исхаков үз чыгышында балалар арасында деструктив агымнар таралу һәм гомумән балалар тарафыннан ялгыш адымнар ясалуга юл куймау өчен  белем бирү учреждениеләре һәм хокук саклау органнары үзара тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлеген искәртте.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев район мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык паспортлары ясалу нинди дәрәҗәдә икәне турында таныштырды.

Педагогик көллият директоры Ренат Ибраһимов һәм авыл хуҗалыгы техникумы вәкиле Хәмит Хәкимов үз чыгышларында әлеге уку йортларында студентлар арасында алып барылучы  тәрбияви эшләр белән таныштырдылар.

Әтрәкле авылы җирлегендә милләтара һәм конфессияара вәзгыять турында әлеге җирлек башлыгы Рөстәм Газизҗанов твныштырды. Район башлыгының ярдәмчесе Марк Токарев яшьләр арасында деструктив идеяләр таралуга юл куелмасын өчен социаль челтәрләрне даими рәвештә мониторинглау  кирәклеге турында да әйтте. Шулай ук 1-30 сентябрьләрдә “Экстремизмга – юк” айлыгы үткәреләчәген хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев