Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында азәрбайҗан һәм таҗик җирле иҗтимагый оешмалары белән очрашу булды

Чарада әлеге халыклар вәкилләренең районыбыз иҗтимагый-мәдәни тормышындагы катнашуына бәйле мәсьәләләр каралды.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә мәдәни мирас йортында районыбызда яшәүче азәрбайҗан һәм таҗик халыклары вәкилләренең җыелышы булды. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, район мәдәният сарае директоры, районда ТР Халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Гөлчәчәк Габдрахманова, район мәдәни мирас йорты директоры Наилә Кәлимуллина һәм Казаннан килгән вәкилләр — ТР азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Бахрам Мустафаев, ТР таҗик милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Мирали Джонбеков катнаштылар.

— Бүгенге көндә районыбызда дус-тату 13 милләт вәкиле яши, үз эшчәнлекләрен татар, рус, чуваш, керәшен, мари, азәрбайҗан, таҗик, әрмән милли-мәдәни общиналары алып бара. Киләчәктә үзбәкләр милли-мәдәни общинасы оештыру планлаштырыла, -дип билгеләп үтте Нэля Бикеева.

Наилә Кәлимуллина милли-мәдәни общиналарның район һәм республикакүләм чараларында катнашулары турында доклад белән чыгыш ясады. 

Аннан соң Бахрам Мустафаев һәм Мирали Джонбеков үз милләттәшләре белән аралаштылар. Районда азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе итеп Нәргиз Махмудова, таҗик милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе итеп Адиба Саидова сайландылар. Шулай ук районкүләм чараларда актив катнашу, киләчәктә әлеге халыклар вәкилләренә туган телләрен өйрәнә алсын өчен якшәмбе мәктәпләре оештыру һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды.

— Республикабызда барлык милләт вәкилләре өчен үз телләрен, традицияләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар тудырылган, үзара дус һәм тату яшибез. 15-17 март көннәрендә узачак Президент сайлауларында Россия гражданлыгына ия милләттәшләребез дә актив катнашырлар, дип ышанып калабыз, — дип билгеләп үттеләр Бахрам Мустафаев һәм Мирали Джонбеков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев