Минзәлә районында басудан 55 мең тоннага якын ашлык суктырып алдылар инде.
Яңгырлар урак темпын нык киметте.
Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Әлегә бөртекле культураларның 29,3 проценты гына суктырылган. Җыелган барлык ашлыкның 1200 тоннасын аз җирле крестьяннар җыеп алган. Оешмаганлык диеп булмый, ситуация шулайрак.
«Август» ның Минзәләдә яшәүче уңган комбайчылары Мөслимдәге кысыр басуларда эшләп, үзләрендәге сабан бодаен суктырырга соңрак керештеләр. Калган 5500 гектарны суктырырга 13 комбайн җитә кебек, әмма һава торышы үз коррективаларын кертә.
«Мензелинские зори» да комбайннар саны 14 кә җитсә дә, кояшлы көннәрдә аларның саны азрак иде.Биредә шулай ук 5000 гектарлап бодай сугасы бар әле. Шуның мең гектарга якыны көз чәчелгәне.
Табигать көйсезлеге арпа сугуны да соңга калдыра.
Фермерларда бөтенләй темп түбән.
Бу шартларда «Калморза» хуҗалыгында эшне оештыру башкаларга үрнәк. Биредә, төрле культуралар чәчүгә карамастан, уракны 48 процентка төгәлләделәр инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев