Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында «Чыршы» операциясе дәвам итә

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян китерелгән очракта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Татарстан Республикасында актив рәвештә ведомствоара «Чыршы» оператив-профилактик чарасы бара. Аның кысаларында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм вәкаләтле участок хезмәткәрләре дәүләт урман инспекторлары белән бергәләп ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатыннан урман участокларын патрульләүне дәвам итәләр.

Искәртеп узабыз, урманнарны законсыз кисү һәм бозу гражданнарга — 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга-200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Законсыз кисү кылган кеше кисеп ташланган агачның токымына һәм аның үскән урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.

Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында «Минзәлә урманчылыгы» ДКУга 8 (85555) 3-17-33 яки урман саклауның туры номерына 8-800-100-94-00 хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев