Минзәлә районында “Ел укытучысы – 2023” конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе итеп 2нче урта мәктәп укытучысы Ксения Крючкова билгеләнде
Югары Тәкермән мәктәбе укытучысы Алина Шәйдуллина исә призер булды.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Быел укытучыларның һөнәри осталыкларын сынаучы “Ел укытучысы 2023” конкурсының муниципаль этабында 15 укытучы катнашты. Алар 3 этапта конкурс биремнәрен үтәделәр. Барлык педагоглар өчен дә гомуми булган биремдә “Интернет-ресурсны” яки портфолиоңны тәкъдим итәргә кирәк иде, икенче конкурс биремендә – ачык дәрес уздыру. Өченче биремдә исә укытучылар үз эш тәҗрибәсендә куллана торган эффектлы метод, алым һәм технологияләр белән хезмәттәшләрең белән уртаклашу максатыннан мастер класс уздыру иде.
Конкурс җиңүчеләре өч номинациядә ачыкланды: тәҗрибәле укытучылар арасында "Ел укытучысы", 3 еллык эш тәҗрибәсе булганнар арасында "Педагогик дебют" һәм татар теле укытучылары арасында "Иң яхшы татар теле укытучысы".
Педагогларның осталыкларын район мәгариф бүлеге белгечләре бәяләде. Гимназия бинасының акталар залында узган бүләкләү тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев катнаштылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Нәтиҗәдә, “Ел укытучысы – 2023” конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе итеп 2нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ксения Крючкова билгеләнде.
Ксения Крочкова:
–Әлбәттә җиңүче үк булырмын дип уйламаган идем, ләкин эшләү дәверемдә мин моңа омтылдым. Хәзер бар көчемне куеп зона этабында үтәчәк конкурска әзерләнәчәкмен.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә 2нче урта мәктәп укытучысы Чулпан Рахматуллина җиңүче булды.
Чулпан Рахматуллина:
–Мондый конкурсларда катнашып без хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашабыз, яңа, заманча эш алымнары өйрәнәбез.
“Педагогик дебют” номинациясендә 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алина Никитина җиңүче булды.
Калган барлык катнашучылар да үз номинацияләрендә призер һәм катнашучы сертификатларына ия булдылар.
Укытучыларны бүләкләү тантанасында 2022 елда Казанда узган “Иң яхшы мәктәп китапханәчәсе” конкурсында “Һөнәри якын килү” номинациясенә җиңүче булган 3нче урта мәктәп китапханәчесе Эльмира Чигвинцеваны да бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев