Минзәлә районында Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган республикакүләм фестиваль үтә
Татарстан Республикасы Минзәлә районы Югары Тәкермән авыл җирлеге советы, «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, «ТАТМЕДИА» АҖнең «Минзәлә-информ» филиалы белән берлектә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган «Кояш гомере телим мин, Минзәләм сиңа» VIII республикакүләм фестивален уздыра.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Күренекле татар шагыйрәсе, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясеиясе (1991),Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның бала чагы, яшьлек еллары Минзәлә районы белән бәйле. Ул 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай (элекке Сарман) районы Иске Теләнче авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Авыл халкың күмәк хуҗалыкларга көчләп берләштерү чорында, 1930 елда, гаиләләрне кулак сыйфатында авылдан сөргәндә, әти-әниләре, ике яшьлек Гөлшатны өлкәнрәк башка балалары белән берлектә ерак юлга алып чыгарга җөрьәт итмичә, аны күршедәге Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яшәүче, әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясенә биреп калдыралар. Гөлшатның бала чагы шул авылда уза, шунда ул башлангыч мәктәпне, күрше Хуҗамәт авылына йөреп җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам иттерә.
Гөлшат Зәйнашеваның иҗат мирасын популярлаштыру, иҗатына карата кызыксыну уяту, якташ язучылар иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү, алар иҗаты аша балаларны патриотик рухта тәрбияләү,аларда итагатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары формалаштыру максатыннан аның иҗатына башыглап фестиваль уздырыла.
Фестивальтатар телендәнәфис сүз, җыр, театр сәнгате юнәлешләрендә өч турда уза.
Оештыручылар электронкасына җибәрелгән видеоязмаларны бәяләү 7 нче ноябрьгә кадәр дәвам ителә. Оештыру комитеты жюри әгъзалары сайлап алган иң яхшы номерлар ноябрь аенда Югары Тәкермән авылы Г.Зәйнашева исемендәге мәдәният йортында үтәчәк фестивальгәчакырыла. Татарстан районнары арасындагы йомгаклау туры исә декабрь аенда Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев