Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында гуманитар ярдәм туплау дәвам итә

«Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында районда мобилизацияләнүчеләргә җиһазлар, продуктлар туплау дәвам итә.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Инициатив төркем һәм битараф булмаганнар тарафыннан җыелган акчага кирәкле җиһазлар алына. Авыллардан токмач, чәкчәк кенә түгел бал, тушенка килә башлады.
Ирина Михайлова, гуманитар ярдәм туплау үзәге җитәкчесе:
-Җиһазларны, киемнәрне без махсус операциянең алгы сызыгында булган якташларыбызның соравы буенча туплыйбыз. Балны умартачылар, кулланырга җайлы булсын өчен, бәләкәй савытларга тутырып ук китерәләр. Авыл җирлекләре ярыша- ярыша токмач, чәкчәк туплыйлар. Шәһәрдәге инициатив төркем, аерым кешеләр безгә даими рәвештә үз акчаларына алынган товарлар алып килә.
Тупланган гуманитар ярдәм тиздән илне, безне яклап кулларына корал тоткан якташларыбызга җибәреләчәк.
Минзәлә белән яңа территорияләр, аеруча Лисичанскка йөрүче якташыбыз хакында хәбәр иткән идек инде.Бездә Минзәләдән Россиянең яңа территориясендә эшләүче волонтер хакында да мәгълүмат бар. Үзеннән рөхсәт алгач, бу хакта тулырак язарбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев