Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында яңа ФАП барлыкка киләчәк

Шулай ук ике медпунктта ремонт эшләре башкарылды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районының Иске Маҗын авылында яңа ФАП төзелеше тәмамлана. Модульле бина «ФАПлар, ПАО төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау» программасы буенча төзелә. Бу хакта «Минзәлә-информ» га Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев хәбәр итте.

— Биредә эшләр тәмамлана инде. ФАПны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү калды, — дип хәбәр итте Дмитрий Чухланцев.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча Юртау бистәсендә ФАП төзелде. Киләсе елга Тупачта төзү планлаштырыла. 

Шулай ук агымдагы елда Аю, Иске Иркәнәш авылларында ФАПлар ремонтланды. Подрядчы СК «Спектр» тарафыннан ике ФАПта да эчке эшләр башкарылды, тәрәзәләр, ишекләр, электр үткәргечләре алыштырылды, санузеллар ремонтланды. 

безнең өстәмә

СК «Спектр» коллективы көче белән Минзәлә шәһәренең күпфункцияле үзәк бинасында ремонт эшләре башкарылды. Биредә култыксалар, пандус ясадылар, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен санузел җиһазландырдылар. Гражданнарны кабул итү залында яктырткычлар урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев