Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында яңа туган балалар арасындагы иң популяр исемнәр

2023 елда Минзәлә районында Александр һәм Ралина исемнәре еш кушылган.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Минзәлә районы ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова "Минзәлә-информ"га 2023 елда яңа туган балалар арасында популяр булган исемнәр хакында сөйләде. Шушы вакыт эчендә 111 яңа туган балага туу турында таныклык тапшырылган. Шуларның 62се — малайлар, 49 ы— кызлар. Район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2023 елда исәпкә 158 яңа туган бала баскан (2022 елда — 179 бала).

Яңа туган нәниләр арасында популяр малай исемнәре: Александр (6 бала), Артем (3), Егор (3), Матвей (3).

Кызлар исемнәренә килгәндә 4 балага Ралина, 3 балага Ева, икешәр балага Елизавета, Кира, Мәрьям, Милана исемнәре биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев