Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында “Яшь оста” төбәкара чемпионатының сетевой этапы узды

Минзәләнең яшь осталары үзләрен 18 компетенциядә сынады. Барысы 146 бала катнашты.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Бүген Минзәлә шәһәрендә балалар бакчаларының өлкән тгруппаларына йөрүче  һәм мәктәпнең башлангыч сыйныфларында белем алучы балалар арасында “Юный мастер” төбәкара чемпионатының сетевой этабы узды. Әлеге чемпионатның ни рәвешле узуын белергә теләп, “Минзәлә-информ” филиалы журналистлары берничә мәйданда булды.

Ресторан сервисы

Ресторан сервисы компетенциясе 2нче санлы «Алтынчәч” балалар бакчасы базасында узды. Әлеге һөнәрдә үз осталыкларын 6 бала сынарга теләк белдергән. Шунысын да билгеләп үтәсе килә: бер катнашучы Актаныш районыннан килгән иде. Конкурс барышында катнашучыларга эксперт-бәяләүчеләр алдында официант һөнәре турында сөйләргә, өстәл сервировать итәргә, ресторанга килүчеләргә дөрес хезмәт күрсәтү осталыкларын күрсәтергә кирәк иде. Чемпионат өчен кирәкле барлык савыт-сабаны да балалар үзләре белән алып килгән.

Алсу Ахметова, 2нче санлы балалар бакчасы методисты, чемпионатның техник белгече:

–Әлеге чемпионатны уздыруда мин икенче елын техник белгеч буларак катнашам. Мин моның белән горурланам. Чемпионатны барлык таләпләргә дә туры китереп уздырабыз, үзебез ө дә яңалык алабыз, кешеләр белән танышабыз, аралашабыз. Узган ел 5 бала катнашса, быел 6 катнашучы. Мондый конкурслар бик кирәк балалар өчен. Биредә алар җәмәгать туклану урыннарында үз-үзләрен дөрес тотарга, этикетка өйрәнәләр, практик күнекмәләр алалар, экспертлар алдында чыгыш ясап, кыю рәвештә үз фикерләрен әйтәләр.

Кондитер эше

1нче санлы “Нефтяник” балалар бакчасында “Кондитер эше” компетенциясе узды. Катнашучы балалар саны 11. Шуларның 7се – балалар бакчаларыннан булса, 4се – мәктәп балалары. Без килгәндә балалар эш өстәлләре артында зур тырышлык белән кәрҗингә десерт ясау белән мәшгуль иде. Өйдән үзләре алып килгән ингредиетлар белән, ә алар һәр катнашучы өчен дә бөртөрле, 15 минут эчендә үз фантазияңне эшкә җигеп, экспертлардан югары бәя алырлык десерт ясап куярга кирәк.

Варвара Юдина, 1нче урта мәктәп укучысы, катнашучы:

–Узган ел мин парикмахер компетенциясендә катнашкан идем, ә быел үз осталыкларымны кондитер буларак сынап карасым килде. Өйдә мин әнием белән дә, үзем генә дә төрле десертлар ясыйм. Бүген кәрҗингә джем, җиләк-җимешләр белән бизәп ясалган десерт ясадым.

Повар эше һәм ландшафт дизайнеры

3нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында быел ике компетенция “Повар эше” һәм “Ландшафт дизайны” буенча балалар узара көч сынашты.

Без бакчага килгәндә нәни пешекчеләр практик эш белән мәшгуль иделәр. 30 минут эчендә аларга җиләк-җимеш салаты, колбаса яки ит белән сэндвич һәм сөт белән коктейль ясарга кирәк иде. Пешекче һөнәре кекчкенәдән үк һәркемгә таныш, шуңа булса кирәк, әлеге компетенциядә катнашучылар да шактый иде. Балалар бакчасыннан да, мәктәптән дә 5әр бала килгән. 10-11 яшьлек балалар  исә карвинг, ягъни кыярны бизәкле итеп кисү буенча да үз осталыкларын күрсәтте.

Ольга Кочеткова, авыл хуҗалыгы техникумының производствога укыту мастеры, эксперт:

–Мондыөй төр чемпионатлар безнең студентлар арасында да уза. Кечкенә булуларына карамастан балалар биремнәрне бик яхшы үтелиләр, тырышалар. Киләчәктә алардан оста пешекчеләр чыгар, бәлки әле безнең уку йорты студентлары да булырлар дигән өметтә калабыз.

“Ланшафт дизайны” компетенциясе быел беренче тапкырын гына узды. Катнашучылар  – 5 бала һәм аларның барысы да балалар бакчаларыннан. Әлеге компетенциянең практик өлешендә катнашучыларга үз җир участокларының проектын төзергә һәм шуны чынлыкта ясап күрсәтергә кирәк иде. Һәр бала үз фантазиясен эшкә җигеп, үзе күзаллаганча уңышлы гына башкарып чыкты. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев