Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалауга җәмәгатьчелек фикере лидерларын һәм тренерларны җәлеп итү тәкъдим ителде

Минзәлә районы хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы узды.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Аеруча яшьләр арасында криминоген факторлар таралуны булдырмау чаралары буенча фикер алышу барышында бу эшкә җәмәгатьчелек фикере лидерларын җәлеп итү тәкъдиме яңгырады. Шундый инициатива белән комиссия утырышын уздырган Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев чыгыш ясады. Утырышта катнашкан районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин билгеләп үткәнчә, студентлар арасында мондый фикер лидерлары, нигездә, блогерларның саны  10-15 тирәсе. Мәктәп укучылары арасында да потенциал бар.

- Әгәр әлеге иҗтимагый фикер лидерлары үз аудиторияләрендә деструктив агымнарга түземсезлек тәрбияләүдә катнашсалар, бик файдалы эш башкарылыр иде, - диде район башлыгы ярдәмчесе.

Спорт секцияләре тренерларын тәрбия эшенә тагын да активрак тарту мәсьәләсе дә карала .

Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Азат Зиатдинов районда хокук бозуларның динамикасы белән таныштырды. урлау фактларын нәтиҗәлерәк тикшерү өчен челтәр кибетләре янындагы тышкы территорияләрне видеокүзәтү камералары белән җиһазландырырга тәкъдим итте.

Шулай ук утырыш вакытында районда Яшь армиянең эшчәнлеге, наркотик чаралар кулланучы затларны ачыклау, баннерларда, тукталышларда мошенниклыкк фактларын кисәтү буенча мәгълүмати-агитация материалларын урнаштыру, хокук бозуларны профилактикалау эшен яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгызрак хезмәттәшлек итү, интернеттагы деструктив агымнарга каршы көрәш, мәгариф объектлары куркынчсызлыгы мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев