Минзәлә районында кадрлар үзгәреше дәвам итә
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде.
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Бүген Минзәлә шәһәре Советы сессиясендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде. Әлеге вазыйфада моңа кадәр шәһәр башкарма комитетын "вазыйфаларын башкаручы" буларак җитәкләгән Рамил Шәйсуваровны расладылар.
Рамил Рәшит улы 2010 елда Икътисад, идарә һәм хокук институтын (менеджер) тәмамлаган. 2011 елдан «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре»АҖ абонент бүлеге җитәкчесе булып эшли,
2017 елда – «Бердәм исәп-хисап үзәге»ҖЧҖ директоры,
2018 елда – «ЕРЦ-Татэнергосбыт»ҖЧҖ участогы җитәкчесе,
2020 елда-ТР Минзәлә муниципаль районы Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
2021 ел – ТР Минзәлә муниципаль районы Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев