Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында өч су керү урыны эшләячәк

Христианнарның 19 гыйнварда үтәчәк Крещение Господня (Качману) бәйрәменең төп йолаларының берсе – бәкедә су керү.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Быел бәкегә чумарга теләүчеләр өчен өч нокта эшләячәк. Коноваловка һәм Рус Мөшеге чишмәләре янындагы бәкеләр әзерлек хәлендә. Өченчесе — традиция буенча Минзәлә елгасында, башка еллардагы кебек, бәке ясалачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендә үткән бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү штабында шул хакта сөйләшү булды.

Әлеге киңәшмәдә катнашкан Коноваловка авыл җирлеге башлыгының вазыйфаларын башкаручы Сәрия Билалова:

— Заманында авыл Советы депутаты Николай Секунов үзе үк төзекләндергән чишмә янына ныклы итеп коенгыч һәм җилдән саклану урыннары ясады. Бәйрәм бездә өч көн дәвам итә. Беренче төндә кеше күп була. Көндезләрен чайканып чыгарга һәм су алырга йөзләгән кеше килә. Хәлдән килгәнчә, җирлек хисабына кайнар чәй һәм коймак әзерләп торабыз!

Минзәлә елгасындагы бәкедә су керү 7-20 сәгатьләрдә үтсә, авыллардагы чишмәләргә бәйрәмне хөрмәтләүчеләр өч көн дәвамында килә ала. Башка еллардагы кебек, үзләрен экстрим шартларда сынарга әзер булучыларны Иске Маҗын һәм Воровский бистәсе җирлекләре вәкилләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаячаклар. Халык бик яратып йөри торган Мөшеге чишмәсе янында Әтрәкле җирлеге вәкилләре, эшмәкәрләр хезмәт күрсәтәчәк. Аның янындагы мәйданчык киңәйтелә, бурлар талаган электр энергиясе чыбыкларын да яңартырга җыеналар. Куркынычсызлык таләпләрен саклау өчен чаралар да планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев