Минзәлә районында өлешчә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыю бара
Битараф булмаган райондашлар әлеге эшкә теләп кушылдылар.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Бүген иртән үткәрелгән җыелышта Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов:
- Райондашларыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыюларын хуплыйбыз. Район җитәкчелеге тарафыннан мобилизацияләнгән райондашларга ярдәм күрсәтелә. Шулай ук аларның гаиләләре белән һәрдаим элемтәдә торачакбыз, - диде.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр ярдәм күрсәтүдән дә читтә калмый.
Сәрия Билалова, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы:
- Ватаныбызны саклаучылар өчен матди ярдәм җыю башлап җибәрдек. Бүгенге көндә аларга эчке кием, термобелье, газ плитәсе я горелкасы, тактик күзлек, термос, перчаткалар (тинсулейт һәм айсер дип аталучылары), тастымаллар, җылы балаклавалар, башка җылы әйберләр, йон носкилар, фонариклар, кул өчен грелкалар, спальниклар, жгутлар һ.б. кирәк-яраклар әзерләп кую бик тә мөһим. Җирлегебездә яшәүчеләр әлеге изге эштән читтә калмаслар, дип ышанып калам.
Калган авыл җирлекләрендә дә ярдәм җыю башкарыла. Ә шәһәрдә өлешчә мобилизация игълан итүнең беренче көннәрендә үк ярдәм җыюны оештыру буенча “Поддержим наших Мензелинск – Мензелинский район” телеграм каналы үз эшен башлады. Хәрби әзерлек үтәргә киткән райондашларыбызга беренчел кирәк булган медикаментлар, алмаш кием-салым, гигиена кирәк яраклары, коры паек тутырылган пакетлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев