Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында сабантуйлар графигы билгеле булды

Кайбер җирлекләрдә авыл җыеннары үткәреләчәк

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Авыллар арасында беренче сабантуйны Әтрәкле үткәрәчәк – биредә бәйрәм 10 июнь көнне сәгать 13.00 дә башланачак. Воровский исемендәге бистәдә, Кадрәктә, Наратлы-Кичүдә, Хуҗәмәттә, Яңа Мәлкәндә сабантуй 11 июнь көнне сәгать 10.00 дә, Аю һәм Түбән Тәкермәндә сәгать 11.00 дә булачак. Бикбау һәм Гөлек авылларында сабантуйлар 11 июнь көнне сәгать 14.00 дә булачак.

Реклама

Алдагы еллардагы матур традицияне дәвам итеп, кайбер җирлекләрендә авыл җыеннары булачак. Аларның беренчесе, Калморзада, 3 июнь көнне сәгать 11 дә булачак. Иске Иркәнәштә авыл җыены 9 июнь көнне сәгать 14.00 дә була. Тауасты Байларда да авыл җыены 9 июнь көнне, сәгать 16.00 дә була. Ә Николаевка авылында авыл җыены соңрак датага – 22 июльгә билгеләнгән. Биредә бәйрәм сәгать 17.00 дә башланыр, дип планлаштырыла.

Быел район сабантуе Минзәлә шәһәрендә мәйданда 10 июнь көнне, яңа төсмерләргә баетылып үткәреләчәк. Бәйрәм сәгать 10 да башланачак. Программасын соңрак чыгарачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев