Минзәлә районында санитар-экологик икеайлык башлана
Район җитәкчеләренең 2026 елның 30 мартында узган аппарат киңәшмәсендә ТР Минзәлә районы башкарма комитеты административ комиссиясенең баш белгече Р.А. Латыйпова тарафыннан 2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
Икеайлык кысаларында башкарылачак эшләрне координацияләү өчен оператив штаб составы һәм район территорияләрен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар планы расланды.
Санитар-экологик икеайлыкның максаты — шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү һәм аларны халыкның экологик иминлегенә туры килә торган хәлгә китерү, шулай ук гражданнарны чисталык һәм тәртип сакларга этәрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев