Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында “Синяя птица” (“Зәңгәр кош”) фестиваленең гала-концерты узды

Әлеге фестиваль мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Район мәдәният сараенда узган гала-концертта районыбыз балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар җырда, биюдә, нәфис сүз сөйләүдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Балаларының зур сәхнәдәге чыгышларын карарга зал тулып килгән әти-әниләр, әби-бабайлар һәр номерны яратып карадылар, алкышларга күмделәр. Профессиональ жюри әгъзалары исә чыгышларны бәяләп, урыннар билгеләделәр.

“Синяя птица” (“Зәңгәр кош”) конкурсында йомгаклау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева чыгыш ясады:

–Әлеге гала-концерт безнең районда беренче тапкыр уза. Бүген без сезнең белән яшь йолдызчыкларыбызның чыгышларын карадык. Аларның һәркайсына “афәрин, булдырдыгыз!” дип әйтәсе килә. Районда “Стремление в будущее” “Киләчәккә омтылыш” программасы кабул ителде һәм әлеге программаның бер юнәлеше булып “вокал” һәм “хореография” тора. Ягъни балалар шушы юнәлешләр буенча район һәм республика күләмендә узган конкурс һәм фестивальләрдә катнашып, үз осталыкларын камилләштерергә тиеш. Һәм бүген без “вокал” һәм “хореография” юнәлешләренең барлык балалар бакчаларында да уңышлы тормышка ашырылуын күрдек. Шушындый матур чыгышлар әзерләгән өчен балалар бакчалары мөдирләренә, музыка җитәкчеләренә, коллективка һәм балаларыгызга зур терәк булганыгыз, балалар бакчасы тормышында актив катнашуыгыз өчен сез, әти-әниләргә, аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Чыгыш ясаган балалар төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм сертификат белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев