Минзәлә районында Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордовның бюсты ачылды
Туган авылы Иске Матвеевкада каһарман якташыбыз турында хәтерне кадерләп саклыйлар.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Иске Матвеевка авылында Бөек Җиңү уңаеннан митингта тантаналы рәвештә данлыклы якташлары, Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордовның (1896-1950) бюсты ачылды.
Әлеге истәлекле чарага җыелган райондашларны, авыл халкына мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Айдар Салахов:
- Василий Гордов гади крестьян гаиләсендә туып, генерал дрәҗәсенә кадәр җиткән данлыклы якташыбыз. Бөек Ватан сугышында үзен кыю, булдыклы гаскәр башлыгы Сталинград фронтының командующие була, Берлинга барып җитә. Сугыштан соңгы елларда тормыш юлы көтелмәгән якка юнәлеш алса да, гаделлек бар ул, ахыр чиктә реабилитацияләнә. 2020 елда Минзәлә районы делегациясе Мәскәүдә булып, генерал-полковник Гордовның Дон зиратында урнашкан кабереннән аның туфрагы салынган капсула алып кайткан иде. Геройларыбыз турында хәтерне кадерләп саклау - безнең бурычыбыз ул, - диде.
Шулай ук үз чыгышында район башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның Ватаныбыз сагында торуларын билгеләп үтте. Аларга һәм аларның якыннарына кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт әйтеп, әлеге эшнең дәвамлы булуын искәртте.
Герой якташка бюст ачылу - Матвеевкада яшәүчеләр генә түгел, ә бөтен район өчен истәлекле һәм шатлыклы вакыйга. Иң мөһиме, Василий Николаевич Гордовны туган ягында гына түгел , ә бөтен ил күләмендә хәтерлиләр һәм ихтирам итәләр. Бу хакта үз чыгышларында ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм район хәрби комиссары Сергей Владимиров билгеләп үттеләр. Ә бюстны урнаштыру инициаторы, “Агрокомплекс+” ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Шәрипов сүзләренчә, соңгы елларда Гордов турында хәтерне мәңгеләштерү буенча комплекслы эш алып барылды, һәм әлеге эш Иске Матвеевка авылының социаль-инфраструктур үсешенә уңай йогынты ясады (аерым алганда, юл эшләре башкарылды).
Бәйрәм чарасында Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары парад белән үттеләр һәм шигырьләр сөйләделәр.
Шулай ук район мәдәният сарае “Чишмә” бию коллективы һәм артистлары чыгыш ясадылар.
Минзәлә районының кадетлар мәктәбе Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордов исемен йөртә. Тантаналы чарада әлеге мәктәп укучылары да катнашты. Ә район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев кадетлар мәктәбенә квадрокоптер бүләк иттеләр.
Күптән түгел Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбенә Василий Гордов исеме язылган мемориаль такта куелган иде. Шул ук көнне район хәрби комиссары Сергей Владимиров махсус хәрби операциядә һаләк булган Евгений Касаткинның әнисе Валентина Петровнага улының дәүләт бүләген – “Орден Мужества” тапшырган иде. Ә бүген Айдар Салахов һәм Азат Хамаев тагын бер кат аның тирән кайгысын уртаклашып, Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләк тапшырдылар.
Василий Гордовның бюсты ачылуга Матвеевка авылында яшәүчеләр чын күңелдән шатланалар.
Татьяна Баглай:
- Без герой якташыбыз белән горурланабыз. Безнең авылда шушындый һәйкәл барлыкка килүгә бик шатбыз.
Нина Данилина:
- Без әле күптән түгел генә биредә яшибез, шулай да күңелләргә үтеп керелек чара булды. Без – әтиләре Бөек Ватан сугышта катнашучылар булган соңгы буындыр, мөгаен, шуңа күрә алар турында хәтер мәңгеләштерелергә һәм кадерләп сакланырга тиеш.
Василий Николаевич Гордовның биографиясе белән тулырак биредә таныша аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев