Минзәлә районында татар телендә тәрбия эше алып бару буенча тәҗрибә белән уртаклаштылар
Хуҗәмәттә укытучылар өчен эчтәлекле семинар үткәрделәр
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
“Минзәлә районының Хәниф Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбендә бүгенге көндә 127 укучы белем ала. Биредә укыту процессы рус телендә алып барыла, татар телен һәм әдәбиятен барлык укучылар укый. Шул ук вакыттта 2, 8, 10 нчы сыйныфларда тәрбия эше татар һәм рус телләрендә алып барыла”, дип үзләрендә татар телендә тәрбия эшләрен алып бару тәҗрибәсе белән таныштырды Хуҗәмәт мәктәбе директоры Фәрит Вәлиуллин.
Семинарга кунак буларак чыгышы белән Наратлы-Кичү авылыннан булган, бүгенге көндә Тукай районында яшәүче Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева чакырылган иде. Ул үзенең иҗаты белән таныштырды һәм укучылар өчен “Тылсымлы бизәк”, дигән мастер-класс үткәрде.
6 сыйныф укучылары “Туган ягым – Татарстан” дигән викторинада катнашып республикабыз яшәеше, тарихы, мәдәнияте буенча белемнәрен тикшерделәр.
Апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай. Хуҗәмәт укучылары Тукай иҗатына багышланган концерт номерлары әзерләделәр.
Шулай ук укучыларның Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган һәм татар халкының Сабантуй бәйрәме күренешләрен чагылдырган чыгышлар да семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Әлеге очрашуда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев та катнашты. Ул Хуҗәмәт мәктәбенең семинарга яхыш әзерләнгәнен билгеләп үтте һәм яңа уку елыннан район мәктәпләрендә, шул исәптән шәһәрдә дә, тәрбия эшләре татар телендә алып барылачак сыйныфлар ачылу планнары турында хәбәр итте. Бу хакта тулырак район газетасының алдагы саннарында язып чыгарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев