Минзәлә районында Түбән Кама сусаклагычының су киңлегендә профилактик рейд булды
Белгечләр язгы вакытта бозга чыгу куркынычы турында сөйләделәр
Административ комиссиянең җаваплы секретаре, ТР Минзәлә районы Башкарма комитетының административ комиссиясе баш белгече Р.А. Латыйпова, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең 15 нче отрядының 122 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы А. Д. Еремин, ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы буенча бүлеге башлыгы Р. М. Гыйльманов, ВОСВОД вәкиле Михаил Петров Минзәлә районында Түбән Кама сусаклагычы территориясендә уртак профилактик рейд үткәрделәр.
Профилактик рейд гражданнарны язгы чорда бозга чыгу куркынычы турында кисәтү максатында үткәрелде. Рейдта катнашучылар искәрткәнчә, җылы килү белән боз нәзек, уалучанга әйләнә, ә боз астына төшеп киткәндә, аннан мөстәкыйль рәвештә чыгарга мөмкин түгел, диярлек. Әгәр янәшәдә ярдәм булмаса, үлем котылгысыз. Аеруча куркыныч зонада — балалар һәм балыкчылар.
Рейд барышында белгечләр бу көнне бозга чыгучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр: үз эченә куркынычсызлык кагыйдәләрен алган белешмәләр өләштеләр, язын сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, боз астына төшкән кешене коткару ысулларын һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын 112, 101, 8(85555) 3-46-18 (Минзәлә муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте) искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев