Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында узган “Самый классный КЛАССНЫЙ - 2022” конкурсында гимназия укытучысы Рәзинә Гимадеева җиңүче булды

Ул 1636 тавыш җыйды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районында узган “Самый классный КЛАССНЫЙ - 2022” конкурсының 2 нче этабына 7 сыйныф җитәкчесе чыккан иде. Биш көн дәвамында алар өчен menzela.ru сайтында укучылар, ата-аналар, туганнары һәм дуслары тавыш бирделәр, ихлас һәм матур комментарийлар яздылар.

Нәтиҗәдә, гимназия педагогы Рәзинә Гимадеева иң күп тавыш җыеп, җиңүче булды. Аның 25 ел педагогик стаж бар. Мәгариф министрлыгы бүләкләренә ия.

 Аңа район күләмендәге үтәчәк чараларың берсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның 35 мең сум премиясе тапшырылачак.

Шулай ук  Г.Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Алинә Шәйдуллина өчен дә әлеге конкурста тавыш бирүчеләр бик күп булуын билгеләп үтәсе килә. Ул җиңүчедән азга гына калышып 1599 тавыш җыйды.

3нче урта мәктәп укытучысы Зилә Курбанкулова өчен – 384, К.А.Смирнов исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбе укытучысы Рима Галимарданова өчен – 313, 2нче урта мәктәп укытучысы Ксения Крючкова өчен – 196, С.А.Кузнецов исемендәге Николаевка төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы  Гөлсәрия Динмухаметова өчен – 123, 2 нче урта мәктәп укытучысы Гөлнара Рахматуллина өчен 113 кеше тавыш бирде.

Конкурста катнашучылар өчен барлыгы 4364 тапкыр тавыш бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев