Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында узган «Зәңгәр кош» фестивалендә гран-прига Тимофей Иванов лаек булды

11 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе «Крылатые качели» җыры белән жюри күңелен яулады.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында узган «Зәңгәр кош» фестиваленең гала-концерты район мәдәният сараенда узды. Концертта тамашачы хозурына 30 дан артык номер күрсәтелде. Балалар бакчалары нәниләре жюрилар, әти-әниләре, әби-бабайлары каршында үзләренең нәфис сүзгә, җырга-биюгә ни дәрәҗәдә сәләтле булуларын күрсәтте. 

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев чараның йомгаклау өлешендә чыгыш ясап, фестивальдә шәһәр бакчалары белән беррәттән авыл балалар бакчаларының актив катнашуын һәм матур номерлар күрсәтүен билгеләп үтте. 

Һәр номинациядә иң яхшы дип табылган бакча коллективлары, аерым балалар төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм сертификат белән бүләкләнде. Башка катнашучылар исә катнашучы дипломы һәм шулай ук сертификатка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев