Минзәлә районында ветераннарны хөрмәтлиләр
Районның 205 өлкән кешесе Татарстан Республикасы Рәисеннән бүләкләргә лаек булды
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәлә районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшыралар. Әйтик, кичә Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашкан Әзһәрия Шакированы республика җитәкчелеге һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлады (төп фото).
Әзһәрия Закир кызы 1943 елның декабрендә фронтка китә. 1945 елның 1 августында өенә кайта. Сугыштан соң Мөслим хәрби комиссариатында эш алып баручы булып эшли. 1948 елда ире Минзәлә РОВД-сына күчерелгәнгә бәйле рәвештә Минзәлә шәһәренә күченәләр. 1964 елдан пенсиягә кадәр тикшерү изоляторында, махсус исәп бүлеге хезмәткәре булып эшли.
Әзһәрия Закир кызының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены; “Жуков медале”, “Германияне җиңгән өчен”, “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә.
- Бүләк алучылар исемлегенә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән ветераннар (барлыгы 6 кеше), сугышта һәлак булган һәм үлгән катнашучыларның тол хатыннары, шулай ук тыл хезмәтчәннәре керә. Барлыгы районда яшәүче 205 кеше, - дип хәбәр итте Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева.
Исегезгә төшерәбез, Минзәлә муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова, «Юнармия» ирекле балалар-яшүсмерләр хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен өйләрендә котлады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев